+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 19:55

Психолог кыз ике көн рәттән юл һәлакәтенә тарыган

Таксистның да, “ГАЗель” йөртүченең дә кулында телефон булган.

Таксистның да, “ГАЗель” йөртүченең дә кулында телефон булган.
Уфада психолог булып эшләүче кыз ике көн эчендә ике тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, чөнки такси шоферлары юлга карау урынга, гаджетлар белән мәшгуль булган.
Ике авариядә дә психолог Мария Коледина имгәнү белән котылып калган. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
7 ноябрьдә кыз таксида барганда авариягә тарый, чөнки шофер социаль челтәрләрдә языша, телефон аша сөйләшә һәм юлга карамый. Владивосток урамында таксист алда торган автомобиль өстенә барып менә.
8 ноябрьдә психолог янә юл-транспорт һәлакәтенә тарый — машина йөртүченең кулында шулай ук телефон була. Кыз әйтүенчә, Зәки Вәлиди урамында ул утырган таксига арттан “ГАЗель” килеп бәрелә , ә алар исә алда торган машина өстенә барып менә. “ГАЗель” йөртүче дә телефоннан сөйләшеп килгән була.
Кыз бу авариядә башы һәм аркасы белән каты итеп бәрелә. Ашыгыч ярдәм машинасы аны дәваханәгә алып китә. Бәхеткә, бу юлы да психолог кыз имгәнүләр генә алган.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас