+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 ноябрь 2019, 08:00

"Хәмзә" мәчетенә кем ут төрткән?

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 ноябрьдә Уфаның «Хәмзә» мәчетендә чыккан янгынның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән, янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Хокук саклаучылар хәбәр иткәнчә, урынны тикшергән вакытта янгынның ут төртү нәтиҗәсендә чыгуы ачыкланган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Мәчеткә ут төртүдә шикләнелүче 39 яшьлек ир тоткарланган.
«Ир сүзләренчә, ул исерек булган, мәчет яныннан үтеп барганда ишекнең бикле түгеллеген күргән. Эчтә караңгы булгач, ул дин әһелен табу өчен шырпы кабызган. Әмма беркемне дә тапмагач, шырпысын ташлап, Аллаһ йортыннан чыгып киткән. Шуннан соң мәчеткә ут капкан», - дип искәрттеләр Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, ир әлеге гамәле өчен үкенә. Хәзерге вакытта белгечләр мәчеткә килгән зыянның күләмен исәпли, аны төзекләндерү эшләре өчен акча җыю бара.
Читайте нас