+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 ноябрь 2019, 06:15

Баткан булсалар, калкып чыгарлар иде инде...

Ике баласы белән югалган Артем Мазовны Уфада эзләмәгән урын калмады бугай инде.

Ике баласы белән югалган Артем Мазовны Уфада эзләмәгән урын калмады бугай инде.

Инорсның тирә-ягы, бакчалар тикшерелде, водолазлар Караидел һәм Агыйдел елгалары, шул тирәдәге күлләр төпләрен айкады.Бер водолаз Мазовларны көн саен эзләүләрен әйткән.
“Мельничное күленең төбен ике тапкыр тикшердек. Сулыклар боз белән капланса да, без чума алабыз. Бәке тишәбез дә эзләүне дәвам итәбез. Бүген Уфада өч коткару отряды эшли. Мөмкин булган бөтен җир тикшерелде. Гадәттә, гәүдәләр табылмаса, башлык яисә аяк киеме булса да калкып чыга, ә монда берни дә юк. Аларның батуына ышанмыйм”, — дигән ул.
Мазов балаларны үзенә бау белән бәйләсә дә, алар калкып чыгарга тиеш иде, ди коткаручы. Димәк, аларның башка җирдә яшеренүе мөмкин.
Мазовларны элеккеге кебек актив эзләмиләр, волонтерларның штабы ябылган, туганнары да хәбәрне өйдә көтеп утыра. Энтузиазм әкренләп сүнә...
Читайте нас