+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 ноябрь 2019, 15:50

Тәрбияче бассейнда батып үлгән

Бу фаҗига Уфадагы балалар бакчасында булган.

Бу фаҗига Уфадагы балалар бакчасында булган.

8 ноябрьдә Уфадагы балалар бакчаларының берсендә коточкыч бәхетсезлек очрагы булган. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, кичке вакытта билгесез сәбәпләр белән тәрбияче балалар бакчасындагы бассейнга кергән. Суда ул бата башлаган.Вакыйга урынына “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Алар хатынны дәваханәгә озаткан. Табиблар балалар бакчасы хезмәткәрен коткарырга тырышсалар да, аның гомерен саклап кала алмаганнар.
Әлеге үлем очрагы буенча тикшерү эше башланган. Аның үлеменең чын сәбәпләрен билгеләү өчен судмедэкспертиза билгеләнгән.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.
Читайте нас