+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 ноябрь 2019, 10:05

Уфада ике хатын янып үлгән

Алар шәм яктысында мәҗлес корган.

Алар шәм яктысында мәҗлес корган.

Уфаның Калинин районындагы йортта фатирны акча түләмәгән өчен электрдан өзгән булганнар. Ләкин анда яшәүчеләр юлын тапкан: шәм яктысында мәҗлес корганнар.
Кичке унда башланган янгынны 15 минутта сүндергәннәр. Ике хатынның гомере өзелү өчен шушы вакыт җиткән.

Шулай ук, бер ир дә зыян күргән. Ул әле дәваханәдә.
Янгын хәвефсезлеге проблемасы бүгенге оператив киңәшмәдә дә күтәрелде. Үткән атнада республикада 134 янгын чыккан, аларда 9 кеше һәлак булган, 83 кеше коткарылган.
— Гражданнарның янгында һәлак булуын кисәтү максатында Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты авыл биләмәләре башлыклары һәм шәһәрләрдә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләр рәисләре өчен зона практикумнары оештыра. Алар Белоретта, Красноусолда, Мәләвездә һәм Стәрлетамакта үткәрелде дә инде. Комитетның янгын кисәтүе хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның аерым категорияләре йортларында янгын турында хәбәр итүче приборлар кую һәм элек куелганнарын тикшерү үткәрелә, — диде республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.
Читайте нас