Балалар бакчасында гомере өзелгән тәрбиячене соңгы юлга озатырга бик күп кеше килгән.
Кичә Уфада 51 яшьлек балалар бакчасы тәрбиячесе белән туганнары һәм якыннары хушлаштылар. 8 ноябрь кичендә мәктәпкәчә учреждение бассейнында бәхетсезлек очрагы булу турында язган идек.
Билгеле булуынча, һәлак булган тәрбияче 30 ел балалар бакчасында эшләгән, аның турында хезмәттәшләре дә, элекке тәрбияләнүчеләре һәм әти-әниләр дә бары тик уңай фикердә. Аның килене әйтүенчә, ул көнне бассейнда тәрбияченең баш мие җәрәхәтләнгән.
“Ул бассейннан чыкканда таеп егылып, башы бәрелгәндер. Аны суда каравылчы коткара һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Дәваханәдә әни комага китә, ә иртән безгә аның үлүе турында хәбәр иттеләр”, ди ул.
Тәрбияче ике ул үстергән, аның оныклары да бар. Педагогны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килгән. Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге очрак буенча тикшерү эше бара.
Балалар бакчасы хезмәткәренең үлем сәбәбен ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнгән. Алдан ачыклануынча, криминаль характердагы эзләр табылмаган.