Чит илләрнең берсендә 23 яшьлек ир, балалар бакчасына кереп, сабыйларга һәм тәрбиячеләргә химик матдә сипкән. Нәтиҗәдә, 54 кеше каза күргән. Шуларның 51е - балалар.
Натрий гидрооксидын ир Интернет челтәре аша сатып алган булган. Аның үзенең дә химик матдәләр җитештерүе ачыкланган.
Әлеге вакыйгадан соң бер сәгать үтүгә ир кулга алынган. Әлеге кылыгын ул җәмгыятькә булган ачуы белән аңлата.