+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 ноябрь 2019, 13:10

Хатыны белән баласын чыбыркы белән ярган...

Бу җан тетрәндергеч вакыйга көнләү аркасында килеп чыккан.

Бу җан тетрәндергеч вакыйга көнләү аркасында килеп чыккан.

Бу вакыйга Ырынбур өлкәсендә булган. Ир гаиләсе янына ике көн элек Себер өлкәсеннән эштән кайткан. Ул анда вахта ысулы белән эшли.
Шушы көннәрдә ул спиртлы эчемлекләр эчкән булган. Кичә аның хатыны 4 яшьлек баласын балалар бакчасыннан алып кайтып килгәндә күрше өйдә яшәүче ир белән сөйләшеп торган. Бу хәлне исерек ир күреп калган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз белән бала өйгә кайткач, ир аларны чыбыркы белән ярган.

Икенче көнне хатын полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Хатын белән баланы тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә салганнар, ә полиция хезмәткәрләре ирне тоткарлаган. Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерүләр бара.
Читайте нас