+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 ноябрь 2019, 12:35

Ике баласы белән тәрәзәдән килеп төшкән хатын ярдәм сораган булган...

Хатын үләр алдыннан дүрт тапкыр "Ашыгыч ярдәм" машинасына шалтыраткан булган.

Хатын үләр алдыннан дүрт тапкыр "Ашыгыч ярдәм" машинасына шалтыраткан булган.

Мәскәүдә яшәүче хатынның ике баласы белән күпкатлы йорт тәрәзәсеннән килеп төшүе турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге хәл буенча тикшерүләр дәвам итә.
Билгеле булуынча, хатынның 4 яшьлек улы авыр хәлдә дәваханәгә озатылган иде. Малайның хәле һаман да яхшырмаган. Шул ук вакытта хатынның бала тудырганнан соң депрессиядән интегүе дә билгеле булды, ул психологка йөргән булган.

Үләр алдыннан хатын дүрт тапкыр "Ашыгыч ярдәм" машинасына шалтыраткан булган. Ул бәләкәй баласын кирәгенчә тукландыра алмавын әйткән һәм, шунлыктан, баланың хәле начараюын белдергән. Бу шалтыратуга "Ашыгыч ярдәм" машинасы җибәрелмәгән. Хатынга телдән консультация үткәргәннәр һәм балалар табибына шалтыратырга кушканнар.

Соңгы шалтырату үлемгә кадәр бер минут алдан башкарылган булган. Шул ук вакытта, Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаментында бу мәгълүматны кире какканнар.
Читайте нас