“Син эттән дә юньсезрәк!” дип кычкыра билгеле актер газиз баласына Интернетта зур тизлек белән таралган видеода.
Күп скандаллар белән танылган Алексей Панинның популярлыгын югалтасы килми, күрәсең.
Ул күптән түгел өй җыештырмаган унике яшьлек кызын батареяга бәйләп тәрбияләвен видеога төшергән һәм социаль челтәрләргә урнаштырган. Бу гамәлне адекват кешенең эше дип әйтеп булмый, әлбәттә.
Күпләр аның психик сәламәтлегендә тайпылыш булуына шикләнмәвен дә яшерми. Югыйсә, ул мондый ямьсез, арзан алымнар белән популярлык яуларга омтылмас иде...