+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 ноябрь 2019, 13:00

Прокурор тикшерүеннән соң кием биргәннәр

Бакалы районы дәваханәсендә прокурор тикшерүе үткәннән соң ачыкланган җитешсезлекләрнең берсе - "Ашыгыч ярдәм" бүлеге хезмәткәрләрен махсус эш киеме белән тәэмин итмәү.

Бакалы районы дәваханәсендә прокурор тикшерүе үткәннән соң ачыкланган җитешсезлекләрнең берсе - "Ашыгыч ярдәм" бүлеге хезмәткәрләрен махсус эш киеме белән тәэмин итмәү.
Закон буенча "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләренә эш формасы, шул исәптән аяк киемнәре, авыз-борынны каплый торган битлекләр һәм башка әйберләр бирелергә тиеш. Ә менә Бакалы районы дәваханәсендә бу әйберләрне хезмәткәрләр үз акчасына сатып ала торган булган.
Дәваханәдә прокурор тикшерүе "Хезмәт хакы дөрес түләнми, башка хокукларыбыз да бозыла", дип язылган күпсанлы шикаятьләр аркасында башланган. Нәтиҗәдә, өстәмә кимчелекләр дә ачыкланган.

Тикшерүдән соң район дәваханәсе җитәкчелеге иң беренче эш итеп "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләренә махсус форма сатып алып тараткан.

Ә сезнең эш урыннарыгызда нинди җитешсезлекләр бар, дуслар? Авыз йомып утырмагыз, үз хокукларыгызны яклый белегез!
Фото: vsepristavi.ru сайтыннан
Читайте нас