+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 ноябрь 2019, 08:45

Өйгә эш эшләгәндә инфаркт суккан...

Баласы өчен артык борчылган әнине дәваханәгә алып киткәннәр.

Баласы өчен артык борчылган әнине дәваханәгә алып киткәннәр.

Бездә генә түгел, Кытайда да әти-әниләр мәктәп яшендәге балалары белән төнгә кадәр өй эше әзерләп җәфалана икән. 3нче сыйныфта укучы улына математика буенча өйгә эшен эшләргә ярдәм иткән әни кешене "миокард инфаркты" дианозы белән дәваханәгә алып китәләр.
36 яшьлек хатын балага кирәкле кагыйдәләрне берничә тапкыр аңлата, тик малай аларны аңлый алмый.

Әни кешенең сүзләренә караганда, аның бик нык ачуы чыккан, ә аннары сулыш алу авырлашкан һәм йөрәге кага башлаган. Хатынны дәваханәдә тикшергәч, аңа "инфаркт" диагонозы куйганнар.

Соңрак ул улының укуы белән еш кына канәгать булмавы турында сөйли, әмма моның сәламәтлеккә шулкадәр зыян китерүен уйлап та карамаган.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас