+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2019, 17:45

Юньсез водительләргә көн бетә

Дүртөйле шәһәрендә юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозарга яратучы водительләргә көн бетә. Бүген шәһәрдә кагыйдәләрне санламый йөрүчеләрне фото һәм видеога төшереп алучы камералар урнаштыру эше бара.

Автоматлаштырылган "тәртип сакчылары" шәһәрнең Ленин, Беренче Май, Горшков, Бакча, Шәйморатов, Октябрьнең 70 еллыгы, Матросов, Совет, Мусин, Нәҗми, Урал урамнарында барлыкка киләчәк.
Алар тәүлек әйләнәсенә эшләячәк, юл кагыйдәләрен бозучылар камераларның язмаларына көндез генә түгел, төнлә дә эләгәчәк. Әлеге язмалар ЮХХДИ серверына туплана һәм тикшерелә. Нәтиҗәдә, тәртипсез водительләргә штрафлар языла.

Мондый камераларның күбәюе яхшы, әлбәттә. Тик руль артына утырган һәр кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен камералар "карашы" астында гына түгел, һәрчак тиешенчә үтәсен иде.
Фото: zr.ru сайтыннан
Читайте нас