+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 13:45

Быел алган чит ил паспортларын алыштырырга туры киләчәк

Республика халкының быел алган чит ил паспортлары гамәлдә булмаячак.

Республика халкының быел алган чит ил паспортлары гамәлдә булмаячак.
Полициядә аларда техник хаталар булуы турында әйттеләр һәм бушка алыштырачакларын белдерделәр.
1 февральдән 1 октябрьгә кадәр бирелгән паспортларны алыштырырга туры киләчәк. Бу эш дәүләт пошлинасыз һәм кыска вакытта башкарылачак. Моның өчен гражданга миграция буенча бүлекчәгә мөрәҗәгать итәргә, чит ил паспортын һәм Русия гражданы паспортын тапшырырга кирәк.
Бу техник хата Күмертау, Стәрлетамак, Ишембай, Нефтекама, Октябрьский һәм Межгорье шәһәрләрендә алынган паспортларга кагылмаган.

Читайте нас