+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 09:00

Чәче станокка кысылып, баш тиресен йолкып ала

"Хатынның баш сөяге 20х30 сантиметр үлчәмдәге мәйданда тулысынча ачык иде", - дип сөйләгәннәр дәваханәдә.

"Хатынның баш сөяге 20х30 сантиметр үлчәмдәге мәйданда тулысынча ачык иде", - дип сөйләгәннәр дәваханәдә.

Краснодар хирурглары дөньяда уникаль булган операция ясаган. Алар авыру хатынның баш тиресен тулысынча диярлек яңарткан. Әлегә кадәр мондый катлаулы деффектларны бер тапкыр операция ясап кына төзәтү очраклары булмаган. Бу турыда "Комсомольская правда" сайты хәбәр итте.
Фаҗига Армавир шәһәрендәге бер производствода була. 35 яшьлек хатын биредә җитди имгәнә. Аның чәч толымы станок механизмына эләгә һәм хатынның баш тиресе - скальпы бөтенләй диярлек куптарылып төшә. Аның баш тиресе арткы яктан кашларына кадәр куба, борын өстеннән, яңакларыннан да бер өлеше өзелеп чыга.


"Проблема шунда - баш сөягенең ялангач калган өлешенә тире күчереп утыртып булмый. Классик юл белән барырга мөмкин, ягъни сөяктә грануляцияләнгән - яңа тукыма үсүен көтәргә була. (Яралар төзәлгәндә тиредә шундый тукымалар үсә.) Шуннан соң инде пластика ясарга булыр иде", - ди хирург.

Дәвалауның бу ысулы кимендә ярты ел дәвам итәргә мөмкин. Тагын бер вариант бар - кан тамырларыннан ясалган аслыкка тире үстерергә була. Бу ысул авыр, косметик нәтиҗәсе нинди буласы да билгесез.

Пешүләрне дәвалаучы хирург Сергей Богданов революцион метод тәкъдим итә.
Ул һәм аның командасы хатынның баш сөягенең өслегеннән җайлап кына 1-1,5 мм калынлыктагы өлешен ала. Шулай итеп алар кан белән тәэмин итә торган катламга чыга. Менә шул катлам өстенә тире күчереп утырталар.

Хатынның маңгаенда, яңакларында, күз кабакларында булган яраларны тиренең бер катламы белән ябалар. Аннары операция ясаган урынга махсус вакуумлы бәйләвеч куялар.

Операция барлыгы 7 сәгать дәвам иткән. Бер атнадан соң, тиренең уңышлы гына төзәлүен ачыклаганнар. Хәзер бу хатын өенә кайтырга әзерләнә. Дөнья медицинасы өчен бу бик зур алга китеш, диелә хәбәрдә.
Читайте нас