Зур шәһәрдә сабыеңны балалар бакчасына урнаштырудан да авыррак, көтелгәнрәк вакыйга юктыр. Менә мин дә баланы "урынлы итәргә" хыялланучылар белән бер чиратта торам. Беләм, урыннар санаулы. Ә чиратыбыз - су буе. Димәк, бәхет һәркемгә дә елмаймаячак...
Мин чиратның койрыгында. Ә алда, чираттан читтәрәк бер инвалид егет тора. Аның тездән түбән ике аягы да киселгән. Табаннары юк инде, ниндидер тимерләр киеп, төз генә басып тора. Утырырга урын юк. Кешеләр керә, чыга. Вакыт күп булгач, егетне күзәтәм, уйланам. "Инвалид икәнен күрәләр, нишләп берсе дә чиратсыз үткәрми икән ?" - дип уйлыйм. Ул да дәшми, көтүе көтү. Әллә ике сәгать вакыт узды. Менә минем дә чиратым җитеп килә. Кирәкле ишеккә якынайган саен, йөрәк ныграк тибә. Урын җитмәсә, баланы кая куярга? Нишләтергә? Карашучы да юк... Түләүле бакчага илтерлек акча да юк. Няня яллау куркыта. Баштан мең төрле уй уза. Белгән һәм белмәгән догалар укыла. Инде җитсә генә ярар урын!
Менә теге "хыял ишеге" ачылып китте. Атылып керәм. Баламның язмышын хәл итәчәк өстәл янына очып барам. Өметле күзләр белән өстәл артында утыручы ханымга багам. Бәхеткә, ике-өч урын калган әле. Уфф... Булды!..
Шатлыктан авызны җыеп алып булмый. Бәхет кошы тоткандай ишектән атылып чыгып киләм. Кабинеттан чыгуым булды, карасам - теге аяксыз егетем һаман тора... Кергәндә ник күрмәдем? Күземә чалынмагач, аның турында бөтенләй онытканмын. Күзләренә карыйм - бернинди гаепләү юк. Шулай да, кыен... Башны аска иеп кенә кайтырга юлландым. Ә егет һаман көтеп калды.
(12 ел элек булган хәл тынгылык бирми шулай.)