+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 06:45

"Исерек" малайны таптатучы иреккә чыккан

2017 елда Мәскәү янындагы Балашихада алты яшьлек малайны таптап үтергән хатын иреккә чыккан.

2017 елда Мәскәү янындагы Балашихада алты яшьлек малайны таптап үтергән хатын иреккә чыккан.

Исегездә булса, бу авариядә баланың үзен гаепләп маташканнар иде, янәсе, ул исерек булган, канында 2,7 промилле алкоголь табылган.Гаепләнүче Ольга Алисова өч елга хөкем ителгән иде.

11 ноябрьдә ул иреккә чыккан. СИЗОда үткәргән вакытын исәпкә алып, бөтен срогын утырган дип исәпләнә. Алисова, суд карарына ярашлы, малайның гаиләсенә 2,5 миллион сум акча түләргә тиеш иде. Шуның 40 меңен түләгән.

Бу эш буенча Мәскәү өлкәсенең суд-медицина бюросы табибы Михаил Клейменов 10 айга холык төзәтү эшләренә хөкем ителде. Ул баланың организмында аракы эзләре тапкан иде...
Читайте нас