Балалары белән югалган Мазовның хатыны үз-үзенә урын табалмый.
Кичә ул социаль челтәрләргә ире һәм ике улының аэропорттагы фотоларын куйган.
— Бернинди яңалык та юк. Эзләү бара, кем дә булса аларның кайдалыгын белсә, полициягә мөрәҗәгать итүегезне үтенәм. Аңлавыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Бу фотоларны аларны тану уңайлырак булыр, дип куям, — дип язган ул.
Югалганнарны эзләүгә психологлар кушылган.