Транспорт, милек, җир салымы түләү турындагы кәгазьләр октябрь аенда ук таратылды. Әгәр дә салым суммасы 100 сумнан азрак икән, салым түләргә кирәклеге турында хәбәр җибәрелми. Салым суммасы 100 сумнан артканнан соң гына почта аша хат киләчәк.
Салым турында мәгълүматны салым инспекциясе сайтындагы шәхси кабинетта күзәтеп барырга була, шулай ук теркәлү урыны буенча салым инспекциясе белгечләренә, я күпфункцияле үзәкләргә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Салымны вакытында түләмәсәң, нинди җәза каралган соң? Русия Салым кодексының 75нче маддәсе нигезендә түләнмәгән салым өчен пеня өстәлә. Салым түләү вакыты узганнан соң, кимендә биш көн эчендә салым органнарыннан кисәтү килә. Ул очракта да салым түләнмәсә, бурычны суд аша кайтарачаклар. Суд приставлары кешенең милеген, банктагы исәпләрен, керемен тикшерәчәк. Бурычлы кешене чит илгә чыгу хокукыннан да чикләргә мөмкиннәр. Моннан тыш, бурычның 7 проценты күләмендә, әмма 1000 сумнан да ким булмаган җыелма сумманы түләргә туры киләчәк. Әгәр дә бурыч суммасы 25 мең сумнан артмый икән, салым инспекциясенең ул акчаны кешенең хезмәт хакыннан, пенсиясеннән, стипендиясеннән тотып калырга да хакы бар.