Тикшерүчеләр Уфаның бер балалар бакчасында тәрбияче үлеме белән бәйле хәлне тикшерә.
51 яшьлек ханым бассейнга егылып төшкән һәм батып үлгән. Икенче чыганаклар буенча, ул инсульт кичергән. “Уфа1.Ру” порталы чыганагы мәгълүматлары буенча, тәрбияченең үлемендә җинаять эзе юк. Шул ук чыганак хатынның исерек булу мөмкинлеген белдерә. Янәсе, ул таеп китеп бассейнга егылган булырга мөмкин.