+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 08:35

Тау башында альпинистның 30 ел элек кызына язган хаты табылган

Әти кеше кызын 8 яше тулган көн белән котлаган.

Әти кеше кызын 8 яше тулган көн белән котлаган.

Муус Хайя тау башында 30 ел элек язылган хат табылган. Билгеле булуынча, альпинист бу хат белән үзенең кечкенә кызын туган көне белән котламакчы булган. Бу вакытта ир экспедициядә булган. 2959 метр биеклектәге бу тау башындагы хат Анна Цветковага адресланган. 8 яшьлек кызына әтисе сәламәтлек, бәхет тели һәм бу тауга менүен аңа багышлавын яза.
Юрий 10 ел элек вафат булган. Бүген инде Анна да мөстәкыль тормыш белән яшәүче хатын. Алдагы елда бу хатны аңа альпинистлар таудан алып төшеп бирергә вәгъдә иткән.
Читайте нас