+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 09:05

Тугызынчы каттан егылып төшкән баланың хәле ничек?

Аны әнисе сеңлесе белән бергә ыргыткан иде.

Аны әнисе сеңлесе белән бергә ыргыткан иде.

Мәскәүдә тугызынчы каттан егылып исән калган дүрт яшьлек малайның хәле тотрыклыланган. Сабый үзе сулый башлаган.
Исегездә булса, малай әнисе һәм сеңлесе белән Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында урнашкан күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән иде.

36 яшьлек хатын һәм тугыз айлык кыз шунда ук вафат булган.
Ана кеше балалары белән тәрәзәдән сикерер алдыннан ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата һәм баласының үзен бик начар хис итүен хәбәр итә. Үзе табибларга ишек ачмаган.

Фаҗига вакытында әтиләре өйдә булмаган. Хатыны һәм кызының үлүе турындагы хәбәрдән соң, аның үзенә медицина ярдәме кирәк була.

Әлеге хәлне аналарда бала тудырганнан соң була торган депрессиягә япсаралар.
Читайте нас