+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 12:50

2,5 миллион сум акчаны җилгә очырган

12 яшьлек малай әтисенең акчаларын мошенникка күчергән.

12 яшьлек малай әтисенең акчаларын мошенникка күчергән.

Мәскәү мәктәпләренең берсендә укучы үз Telegram-каналын алга җибәрү өчен мошенникка 2,5 миллион сум акча күчерә. 12 яшьлек малай шулай әти-әнисенең миллионнарын җилгә очыра. Бу хакта “Москва” агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
Полициягә, улын алдаган кешене табуларын үтенеп, малайның әнисе мөрәҗәгать итә. Әни кеше әйтүенчә, 12 ноябрьдә сейфтан 2,5 миллион сум акча югала. Аның улы августта Telegram-канал төзергә һәм акча эшләргә тәкъдим иткән кеше белән танышуы турында сөйли. Бу билгесез кеше аны эшләтеп җибәрү һәм реклама өчен акча сораган. Шуннан соң малай өч ай дәвамында үзенең танышына төрле суммаларны күчерә һәм сейфта сакланган барлык акчаларны бетерә.
Әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас