+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 10:10

"Балам - кояш кызы. Аны миңа күкләр җибәргән!"

Танылган алып баручы, Башкортстанның атказанган артисты Земфира Байбулдинаны яңа гына "Йөрәк сүзе" конкурсында зур җиңүе белән котладык. Бәйгенең икенче турында Земфира үзенең тормышына бәйле шигырь укыган иде.- Бу шигырьне минем кебек балалар тәрбияләгән әниләргә көч-куәт бирү өчен махсус заказ белән Әнүзә Нигъмәтуллина-Гыйззәтуллинадан сорап яздырдым, - ди Земфира. - Без бирешмибез!Балага булган зур мәхәббәт турындагы шигырьне бар әниләргә дә, шулай ук, әтиләргә дә җиткерәсе килә. Земфираның кызы ышанычлы кулларда. Ул - бәхетле!

Танылган алып баручы, Башкортстанның атказанган артисты Земфира Байбулдинаны яңа гына "Йөрәк сүзе" конкурсында зур җиңүе белән котладык. Бәйгенең икенче турында Земфира үзенең тормышына бәйле шигырь укыган иде.
- Бу шигырьне минем кебек балалар тәрбияләгән әниләргә көч-куәт бирү өчен махсус заказ белән Әнүзә Нигъмәтуллина-Гыйззәтуллинадан сорап яздырдым, - ди Земфира. - Без бирешмибез!
Балага булган зур мәхәббәт турындагы шигырьне бар әниләргә дә, шулай ук, әтиләргә дә җиткерәсе килә. Земфираның кызы ышанычлы кулларда. Ул - бәхетле!


Таң яктысы... Күзләремне ачам.Серле тынлык тирә-ягымда.
Иң бәхетле иртәм бүген минем -
Әни булдым әле тагын да...

Әни булдым янә. Кызым туды!
Котлый мине, гүя, бар галәм!
Әйтерсең дә хәзер бар Җир шары
Кызым тирәсендә әйләнә...

Кызым диеп, алсу таңым атты.
Кызым диеп кояш чыгадыр.
Аның өчен янды бар йолдызлар,
Бәйрәм итте барлык җиһаным.

Сызлануларымны онытып,
Татлы уйларыма чумамын...
Кайчан гына алып килерләр дә,
Сабыемны назга чорнармын...

Дежур табибларга эндәшәмен
(Озак кебек булды түзәргә):
"Ачыккандыр инде колынчагым,
Мөмкинме әле аны күрергә?"

Әй, ашкына йөрәк. Менә хәзер
Кулларыма аны алырмын...
Әни сөтен тәүгә тәмләтергә
Күкрәгемә ипләп салырмын.

Карашлары белән иркәләнеп,
Мыш-мыш килеп имәр сабыем.
Әй, сихри мәл... Аны аңлатырга
Нинди генә сүзләр табармын.

Тукта, әнә, ишек ачылды...
Сабыемны алып киләләр!
Әй юк, күренми ул... Өлкән табиб,
Шәфкать туташлары керәләр...

Сәер тынлык. Шул тынлыкны бозып,
Эндәшәмен өлкән табибка:
"Балам ачыккандыр, мөмкинме
Биш минутка аны яныма?"

Янә тынлык... Аннан авыр сулыш...
Өлкән табиб күзгә карамый,
Сүзен башлый: "Ханым, беләсезме,
Аны күрергә әле ярамый...

Төрле хәлләр була бу тормышта.
Тик Сез моңа тыныч карагыз...
Яман диагноз әле ачыкланды -
Кояш кызы - сезнең балагыз..."

"Яман диагноз әле ачыкланды -
Кояш кызы - сезнең балагыз..."
Мең ярчыкка йөрәк теленде...
Бер минутка телсез каламын...

Ничек инде?.. Ышанмыйм һич тә,
Ачыныплар сөрән саламын:
"Ышанмыйм мин, бу өнемдә түгел!
Китерегез миңа баламны!!!"

Табибларны этеп, караваттан
Төшмәк булдым үзем, бичара...
"Ханым, баш тартыгыз, бәлки, сабыйдан?
Диагноз яман... башка юк чара".

Үксеп елап, кире егылдым...
Ишетмимен башка беркемне.
Әй, Ходаем, нишләп безнең белән?
Ни гаебем өчен бирелде?!

Шомлык сөргән кара бүлмәне
Шулчак кинәт якты нур басты.
Карашларым күчә тәрәзгә -
Әнә, офыкта яңа кояш калыкты...

Ә бер нуры, тәрәз аша үтеп
Туры миңа таба үрелде:
"Әй, хатынкай, бу сабыең сиңа
Күктән бүләк итеп бирелде.

Кояш кызы бит ул... Табибларның,
Кешеләрнең сүзен тыңлама.
Изгелек һәм сөю илчесе дип,
Яратылды бит ул дөньяга.
Тик көчле бул, зинһар, елама...

Беләм, кыен булыр... Тик һәрвакыт
Яратып бак аның күзенә.
Һәм шул чакта гына төшенерсең
Яшәү мәгънәсе серенә..."

Ишеттегезме, кояш кызы - балам!
Аны миңа күкләр җибәргән!
Минем каным, минем җаным бит ул,
Яннарымнан аны җибәрмәм!
Мең газаплар булыр. Булсын әйдә!
Аны кояш үзе җибәргән!..

Шул рәвешле булды ул иртә...
Еллар үтте инде ул хәлдән.
Яшәвебез яме булып, әнә
Кояш кызым йөри эргәмдә...

Киң күкләрдә кояш бизәгәндә,
Безнең өйнең яме - син, балам.
Нәни йөрәгеңдә күпме нур бар,
Наз бар, моң бар - уйлап, таң калам.

Нинди генә авыр минутта да
Сөю белән багам үзеңә.
Тик кешеләр... Менә тик кешеләр...
Текәлепләр карый йөзеңә.

Берәүләре кызыксынып карый!
Кайсы берсе карый кызганып!
Килештереп, хәтта кайсылары
Читкә китә, әллә, чирканып?!

Балаларын якын җибәрмиләр.
Йогып куяр әллә, дисеңме?!
Син бит шул ук әни, минем кебек?!
Шартлый язам! Йөрәк түз инде...

Ул да шул ук бала... Һич ким түгел.
Ник аерып аңа карарга...
Аерым мохит, имеш, кирәк дигән
Тозсыз уйлар килә кайлардан?

Әй, кешеләр... Аңласагыз иде,
Бер гаепсез бала күңелен.
Саф күңелле кояш балалары
Ялгыш кына җирдә түгелен.

Алар килгән безнең арабызга
Аңлатырга тормыш асылын.
Иман, сөю һәм ышаныч булса
Бәхет капкалары ачылыр...

Пычранып та беткән күңелләрне
Яктырталар алар, елмаеп.
Елмай, балам, шаяр, уйна, көл,
Күпме шаярсаң да тыймамын!

Мин бит иңгә авыр чирне түгел,
Кояшның үзен салып барамын.
Елмай, кызым, кояш кызым минем!
Яшәү ямен синдә табамын!

Ишетегез, кояш кызы - балам!
Аны миңа күкләр җибәргән!
Минем каным, минем җаным бит ул,
Яннарымнан аны җибәрмәм!
Мең газаплар булыр. Булсын әйдә!
Кояш аны үзе җибәргән...


Читайте нас