+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 18:30

Берьюлы җиде кеше һәлак булган

Ике көндә бер төбәктә юл авариясендә унбер кешенең гомере өзелгән

Байкал аръягы краенда юл авариясендә берьюлы җиде кеше һәлак булган. Чита — Байкал аръягы федераль юлында иртәнге якта “Hyundai” микроавтобусы туктап торган “Shacman” йөк машинасына бәрелгән һәм нәтиҗәдә инерция аны каршы як полосага алып ташлаган, ә каршыга “ЗиЛ-130” килгән булган. Фаҗигадә 6 кеше җан биргән, өчесе яраланган, яралыларның берсе “Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган, дип хәбәр итә “РИА-Новости”.
Кичә генә бу төбәктә ике җиңел машина бәрелешеп, 4 кеше һәлак булган иде.
Байкал аръягы губернаторы 15 ноябрьне мәтам көне дип игълан итте.
Читайте нас