+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 03:30

Дүртөйле кайдан башланган?

Шәһәр үзенең 30 еллыгын югары казанышлар, мөһим төзелешләр һәм киләчәккә зур максатлар белән каршылады

Шәһәр үзенең 30 еллыгын югары казанышлар, мөһим төзелешләр һәм киләчәккә зур максатлар белән каршылады


Дүртөйле районының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы күргәзмә ачылды. Ул “Кечкенә шәһәр — зур тарих” дип атала һәм Дүртөйле шәһәренең 30 еллык юбилеена багышланган. Күргәзмә залы ишеген ачкач, узган гасырның 80нче елларына эләккән кебек буласың.

Төп күргәзмә залында 80нче елларда яшәгән Дүртөйле гаиләсенең фатирына килеп керәсең. Ишек янында — шул вакыттагы зур көзге, кием шкафы. Аш-су бүлмәсендә ике конфоркалы газ плитәсе, аның өстендә шул чордагы чәйнек, кәстрүл, керәндилләр бар хәтта! Суыткычта — пыяла шешәдә кефир, өчпочмаклы катыргы савытта сөт, кильки консервасы. Ял бүлмәсендә кулдан бәйләнгән ап-ак челтәр белән капланган иске телевизор, шул вакыттагы мебель, радио. Кием шкафында пөхтәләп үтүкләнгән пионер галстугы белән ак алъяпкычлы мәктәп формасы...

Икенче залда Дүртөйле шәһәренең күркәм тарихын чагылдыручы фотолар, гәзит-журналлардан мәкаләләр, төрле оешмаларда намуслы хезмәт сал­ган шәхесләрнең портретлары тупланган.

— Дүртөйле — бараклар урынында үсеп чыккан шәһәр, — диде үз чыгышында хезмәт ветераны, озак еллар “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсен җитәкләгән Флүр Хәтмуллин. — “Кара алтын” табылу безнең гүзәл төягебезгә үсәргә, бихисап объектлар төзергә этәргеч булды. Бер-бер атлы күпкатлы йортлар күтәрел­де, балалар бакчалары салын-ды, юллар төзекләндерелде. Дүртөйле уңганнарының даны бөтен республикага, илгә таралды. Гүзәл Агыйдел ярында урнашкан Дүртөйлебез шәһәр статусына ия булды.

— Мин үзем — Дүртөйледә туып-үскән кеше. Бараклар заманын күрмәсәм дә, туган шәһәремнең көннән-көн күр­кәмләнүенә, зураюына үз күзләрем белән шаһит булып яшәүчемен, — дип билгеләде чыгышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнур Әхмәдиев. — Бүген ярат­кан шәһәребез 30 еллык юбилеен билгели. Бу күркәм датага матур казанышлар белән килә ул: тиздән яңа балалар поликлиникасы файдалануга тапшырылачак, дистәләгән күпфатирлы йортларның ихаталары төзек­ләндерелде, яңа бистәләрдә берсеннән-берсе матуррак йортлар төзелә, өй туйлары гөрли. Үзләренең фидакарь хезмәте белән Дүртөйлебезне үстергән, шәһәр иткән өлкән буын вәкилләренә, хезмәт ветераннарына: “кара алтын” табучыларга, игенчеләргә, төзүчеләргә, укытучыларга һәм башка ихтирамга лаек шәхесләребезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез!

Чарада, шулай ук, төзелеш тармагы ветераны Валерий Сираҗевка, район үзәген шәһәр буларак үстерүдә турыдан-туры катнашкан эшчәннәргә сүз бирелде. Нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин шәһәрнең юбилеена багышлап язган шигырен укып ишеттерде:

Исеме дә, тыңлап кара,

матур,

Җырлар өчен уңай –

Дүртөйле!

Уфа кебек булмаса да,

бик зур,

Яшәү өчен шартлар

нык көйле...

Лаеклы ялдагы нефтьче Ренат Нуретдинов — китап-мемуарлар язучы буларак танылган шәхес. Китапларында нигездә Дүртөйле, аның мәртәбәле шәхесләре хакында кызыклы мәкаләләр тупланган. Аның әсәрләрен яше-карты яратып укый. Ул да тантанага җые­лучыларны ихлас тәбрик­ләде, истәлекләре белән бүлеште. Ә менә “Дулкын” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Клара Сәфәрова шәхси архивында сакланган “Коммунистлар партиясенең тарихы” китабын музей фондына тапшырды.

Бу тантаналы көнне музейда музыкант Виктор Тришинның Дүртөйле шәһәренә багышланган өр-яңа җыры яңгырады, укучы балалар шигырьләр укыды. Аннан музей хезмәткәрләре күргәзмә заллары буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырды.

Күргәзмә агымдагы ел ахырына кадәр эшләячәк. Күрми калмагыз!
Дүртөйле районы.
Читайте нас