Күренекле алып баручы, Жанна Фрискеның тормыш иптәше Дмитрий Шепелев дизайнер Екатерина Тулупова белән туйга әзерләнә, дип хәбәр итә 7дней.гu.
Шоумен сөеклесенә тәкъдим ясаган инде, тиздән алар ЗАГСта мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә ниятли. Шепелев белән Тулупова ел ярым очраша. Туй уңаеннан алар зур тантана планлаштырмый. Гашыйклар язылышачак һәм сәяхәткә китәчәк.
Бер атна элек кенә Шепелев Нью-Йоркта булып кайтты. Анда папарацийлар аны Тулупова белән кулга-кул тотынып йөрүен фотога төшергән. Мәхәббәтле пар вакытын бергә үткәрә. Артистның алты яшьлек улы Платон һәм дизайнерның кызы Лада да алар белән бергә.
Киңкүләм мәгълүмат чараларында Тулупованы дизайн буенча югары дәрәҗәле белгеч, дип билгелиләр. Аларны нәрсә берләштергәне әлегә билгеле түгел. Бәлки, тиздән бу кызыксынучан тамашачылар өчен ачык булыр.