Бу хәл 2013 елда булган иде. Шушы көннәрдә фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау тәмамланган. Баксаң, самолет командиры ялган документлар белән очкан булган.“Тикшерү барышында һәлакәтнең командирның хатасы аркасында булуы ачыкланды. Аның тәҗрибәсе җитәрлек булмаган һәм ул самолетка ялган документлар нигезендә идарә иткән”, — диелә Тикшерү комитеты белдерүендә.
Самолет Мәскәүдән Казанга очкан һәм Казан аэропортына мәтәлеп төшкән. Пассажирлар арасында Татарстан Президентының 23 яшьлек улы Ирек Миңнеханов та бар иде.