+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 09:20

"Кызымны танымыйча, аңа гашыйк булдым..."

30 яшьләр тирәсендәге бу хатынны тукталышта очраттым.

30 яшьләр тирәсендәге бу хатынны тукталышта очраттым. Мин, гадәттәгечә, эшкә бара идем, ә ул бирегә туганнарына кайткан булган да, ни сәбәпледер, эшенә алдарак чакырганнар. Юл буена аның белән сөйләшеп бардык. Мин бу хатынны яхшы беләм. Кем соң әле бу? - Юк, минем сезне күргәнем булмады. Ялгышасыз, - диде ул.

Аның күзләре, дулкынлы чәчләре... Барысы да таныш бит. Ул миңа бик якын кеше булып тоелды.
Караңгы төшкәнлектән, аны өенә кадәр илтеп куйдым. Ул мине чәйгә дәште. Шул көннән соң очраша башладык.
Әйе, яшь аермасы зур. Миңа инде 52 яшь... Ике тапкыр өйләндем, әмма гаилә тормышы барып чыкмады. Беренче хатыным белән балаларыбыз булмады, ә икенчесенең, киресенчә, балалары яшәргә ирек бирмәде. Гүзәлне дә ире ташлап киткән.

Бер көнне аның балачак фотоальбомы кулга эләкте. Аклы-каралы фоторәсемне күреп, аптырап калдым... Анда яшь кыз белән егет иде.
- Бу - минем әтием белән әнием. Алар берникадәр очрашканнан соң, әти юкка чыккан. Армиягә алынган бугай. Әни шунда гына йөкле икәнен белгән, - диде.

Бу бит мин! Фотосурәттә мин ул, дип кычкырасым килде. Тыелып калдым. Гүзәлне эшенә кадәр илтеп куйдым да, аның тормышыннан югалырга булдым...
Читайте нас