+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 15:05

Төнге йокыдан уянмаган...

“Артек” та 15 яшьлек кыз вафат булган.

“Артек” та 15 яшьлек кыз вафат булган.

“Артек” Халыкара балалар үзәгендә ял иткән Махачкала укучысы төнге йокыдан соң үле килеш табылган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Кырым һәм Севастополь буенча тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 яшьлек кызның үлем очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Анда криминалистлар һәм тикшерүчеләр эшли. Әлегә кызның үлеменең сәбәбе ачыкланмаган, моның өчен экспертиза үткәрелә, дип хәбәр итә лагерьның матбугат хезмәте.
“РИА Новости” хәбәр итүенчә, Мәгариф һәм фән министрлыгы кызның үлем сәбәпләрен тикшерү буенча махсус комиссия төзегән.
Дагыстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, мәктәп укучысының хроник авырулары булмаган, ул сәламәт булган.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас