Ел башыннан республикада 10332 янгын чыккан, аларда 227 кешенең гомере өзелгән
Статистика күрсәтүенчә, җылыту
сезоны башлану белән янгын чыгу һәм аларда кешеләрнең үлүе турында хәбәрләр ешая. Электр җылыту приборларын дөрес кулланмау кешеләрнең гади генә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен дә үтәмәве турында сөйли.
Соңгы чорда иң зур фаҗигаләрнең берсе Югары Тәтешле авылында булды. Анда торак йортта янгын чыгып, 1990 елда туган хатын-кыз һәм 2011, 2017 елларда туган ике бала һәлак булды, өч ир-ат зыян күрде. Янып үлгән балаларның әтисе 5 яшьлек баласын гына коткарып калалган. Әле алар икесе дә Уфада дәвалана. Әтисенең хәле авыр, әмма тотрыклы, баланың хәле тотрыклы дип билгеләнә. Аларның янып, яшәргә яраксыз хәлгә килгән йорты урынына башкасын салырга ярдәм итәр өчен иганәчеләр җәлеп ителә.
“Без янгында үлүчеләр санын киметү өстендә планлы рәвештә эшлибез һәм тәүге нәтиҗәләр дә бар. Әмма Тәтешле районында янә куркыныч янгын — ике бала һәм аларның әнисе һәлак булган, тагын дүрт кеше зыян күргән. Башка бик күп очраклардагы кебек үк, аларны янгын турында хәбәр итү приборы коткара алыр иде — һәм ул аларда булган. Әмма аны башка урында урнаштырганнар — яңа йорт төзегәндә, гаилә туганнары янында яшәгән”, — дип язды төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.
Республика бюджеты хисабына 103 845 хәбәр җиткерүче прибор урнаштырылган. Биш ел эчендә аны 200 меңнән артык йортта урнаштыру планлаштырыла.
“Янгын хәбәрчеләре ярдәмендә быел гына да 291 кешене коткарып кала алдык, шуларның 126сы — балалар”, — диде Радий Хәбиров.
Мондый афәтләрне булдырмау максатында Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты халыкны янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре таләпләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. Атап әйткәндә:
– ачык ут чыганагы – шырпы, зажигалка, шәм һәм кабызылган тәмәке белән сак булыгыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз;
– янгын куркынычы булган предметлар һәм материаллар белән эшләгәндә ачык ут кабызмагыз;
– электр челтәрләренә артык йөкләнеш бирмәгез һәм кабызылган электр приборларын караучысыз калдырмагыз;
– изоляциясез электр чыбыгыннан, кулдан ясалган җылыту приборларыннан файдаланмагыз;
– ватык яисә ачык ишекле мичләр, каминнардан файдаланмагыз, мич алдына 50х70 сантиметрлы калай салыгыз;
– мичне артык кыздырмагыз, мич янында утын, кием-салым калдырмагыз.
Балигъ булмаган балаларның әти-әниләренә аерым мөрәҗәгать итәргә кирәк: балаларның ут, шырпы, зажигалка белән уйнавына юл куймагыз.
Шуны истә тотыгыз: янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү сезнең милекне уттан саклап калырга, иминлегегезне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!