Благовар районының Пришиб авылында яшәүче хатын коточкыч чиргә каршы көрәшә.
Лейкоз диагнозын аңа йөклелегенең тугызынчы аенда куялар. Яшь ана икенче баласын көткән була.Хәле кинәт авырайгач, хатынны дәваханәгә салалар. Табиблар аның диагнозын белмәвен башына да китерми. Белгәч, хатын үзе өчен түгел, күбрәк бер яшьлек кызы һәм тумаган улы өчен курка.
Әле аның баласын ярып алганнар. Ул аны күрергә дә өлгермәгән, шунда ук Мәскәүгә озатканнар. Ул химиотерапия белән триоксид мышьяк кулланырга тиеш. Дару бик кыйммәт, әле аны алуга акча җыялар.
Дәвалану ярдәм итсен дә, ана тизрәк балалары янына кайтсын, дип теләп торыйк.