+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 03:39

Ылыслылар утыртабыз: кайда, кайчан, ниндиен?

Сез сораган идегез...

Инде тиздән табигать дөньясына кыш хуҗа булачак. Җәй буе яшеллеккә төренеп утырган агачлар, яфракларын коеп, җылы яз көннәренә кадәр йокыга талыр.

Бакча яратучылар көз айларында агачларның төрлесен күбрәк утыртып калырга тырыша. Бу эшне көздән башкару яхшырак, диләр. Чөнки үсентеләрнең тамырлары салкыннарга кадәр ныгып, җир сыеннан берничә айга җитәрлек витаминнар алып калырга тиеш. Редакциягә килгән хатлар арасында ылыслы агачларны утырту, тәрбияләү тәртибе белән таныштыруыбызны сораганнары да бар.

Ылыслылар кайчан һәм ничек утыртылырга тиеш? Агротехника кагыйдәләрен ничек үтәргә кирәк? Түбәндәге сәхифә төрле чыганаклардан гәзит укучылар соравына җавап рәвешендә әзерләнде.

Башта ук шуны билгеләргә кирәк: ылыслылар төркеменә караучы барлык агач-куаклар да ел әйләнәсенә декоратив үзенчәлеккә ия, ягъни елның кайсы фасылында да бакчаларыгызга, ихаталарыгызга кабатланмас ямь биреп торачак.

Ылыслы агачларның зәңгәре дә, сарысы, аксыл сары, алтынсыман төсләргә керүе ел фасылына, аларның кайсы төркемгә каравына бәйле. Кайсысын сайлап утыртырга теләвегез исә сезнең фантазиягезгә һәм ландшафтка бәйле. Чыршы, нарат, туя, артыш, эрбет агачларын ничек һәм участокның кайсы урынында утырту яхшырак, дигән сорауларны да еш ишетергә туры килә. Ылыслылар төркеменә караучы агачларның формасына, күпме биеклектә үсәчәгенә дә игътибар итәргә кирәк әле. Әмма, кайсысын сайларга, дигән икеләнү булганда, әлбәттә, берничә төрен, әмма үзара “яраклашканнары”н гына бергә утыртырга киңәш ителә.


Чыршының үзенчәлеге нәрсәдә?


Гадәти чыршы урманда да күп. Аның зәңгәрсу энәлеләре шәһәр мәйданнарын, паркларны бизи. Гомумән, чыршының төрләре бик күп. Алар Баш­кортстанның табигый шартларында да яхшы үсә. Серб, себер, көнчыгыш, энәле, Корея чыршылары... Саный китсәң, тагын әллә күпме булыр.

Аңлашыла, бигрәк тә бәләкәй участокларда, аеруча гадәти алты сутыйлы бакчада, биек төрләрен үстереп булмый. Ә менә акрын үсүче һәм карлик төрләреннән сайлап алырдайлар аз түгел. Русиядә берничә унъеллык дәвамында “коника” дигән Канада чыршысына ихтыяҗ зур. Нәкъ әкиятләр дөньясыннан алынган: ботаклары тыгыз, йомшак энәле һәм пирамида формалы ул чыршы.

“Коника” — әрсез агач, әмма утыртканда туфракның берникадәр әчерәк булуы яхшырак. Әйткәндәй, бераз үскәннән соң ул үз әйләнәсендәге җирне болай да әчеләтәчәк. Ылыслылар төркеменә караучы барлык агачларның да шундый сыйфаты бар.

Күксел энәле чыршылар, “Восточная” һәм “Сербская” дигәннәре кояш ярата, димәк, якты төшкән урынга утыртырга кирәк. Ә кара чыршы һәм “Европейская” дигәне караңгырак урын “сорый”. Зәңгәрсу һәм көмешсыман төстәгеләре яктылык күп булган урында гына яхшы үсәчәк. Караңгы яисә кояш яктысы азрак төшкән участокта үскәннәренең энәләре төссезләнә, ямьсезләнә.


Нарат — әрсез агач


Наратны кайда утырт­саң да, хәтта сазлыкта да үсә. Ә менә зарарлы газлар белән агуланган шәһәр урамнарын яратмый ул. Акрын һәм “теләмичә” генә үсә. Шуңа да мегаполисларда кү­ренми диярлек.

Табигать дөньясында наратның йөздән артык төре билгеле. Биеклеге 75 метрга җиткәннәре кораб ясаганда кулланыла. Карлик һәм агачсыманнары да бихисап. Төренә карап, энәләренең озынлыгы 2 сантиметрдан 45 сантиметрга кадәр җитүе ихтимал.

Наратларның барлык төре дә диярлек яктылык ярата. Утыртканда иң төп таләп бу. Ә туфрак үзенчәлеге аны артык “кызыксындырмый”.

Әгәр сез үзегезнең участокта дәү һәм җәелеп үскән нарат үстерергә телисез икән, гадәти төрләреннән узмагыз. Күк төстәге “Ватерери” сорты, кара, кедрсыман, “Румелийская” кебек сортлары яхшы булыр. Инде җир биләмәләрегез аз икән, тау наратын утыртыгыз. Аның төрләре дә күп: пирамида рәвешендә, түбән үскән, чатырсыман, шар рәвешендәге һәм башкалары бакчагызга матурлык өстәр.


Ак чыршыда — тән сихәте


Ак чыршы — ылыслылар арасында иң хуш ислесе һәм шифалысы. Аны җил дә, салкыннар да куркытмый. Караңгылыкны да җиңел кичерә. Әмма аның уңдырышлы һәм дымлы туфрак яратканын истән чыгармагыз. Яктылык төшмәгән урыннарда да ак чыршы үстерергә телисез икән, аның “Кавказская” яисә “Нордман” дигән сортларын алыгыз.

Йорт алды мәйданнары өчен “Сибирская”, “Корейская”, “Бальзамическая” кебек сортлары яхшырак булыр. Аларның барысы да диярлек, нигездә, алдагы ун-унбиш елда биек булып үсәчәк һәм утыртканда моны истән чыгармагыз. Иң бәләкәй буйлысы һәм декоратив матурлыкка ия булганы — бәлзәмле “Нана” ак чыршысы. Бакча хуҗалары бөдрә “Себер” ак чыршысын сайласа да

отылмас, мөгаен. Аларның ботаклары җиргә ятып үсә. Әмма ныклап үсеп киткәч, аларның аскы ботакларына терәү кирәк булачак.


Туяның үз яме бар


Туя — ылыслылар арасында иң талымсызы. Ул нинди туфракта да үсәргә сәләтле. Ул эссене дә, салкыннарны да җиңел кичерә. Әмма караңгы урында үзенең декоратив матурлыгын берникадәр югалта. Ябалдашлары сирәкләнеп, агач акрынлап шиңә башларга мөмкин. Эсседә үсәргә сәләтле булса да, корылыкны яратмый. Туфрак һәрвакыт дымлы булырга тиеш. Шлангтан коендырганны ярата.

Туяның да бик күп сортлары мәгълүм. Иң бәләкәй буйлысы “Нана” — 40 сантиметрдан артмый. Ә “Даника” сортлы туяның ябалдаш диаметры 1 метрга кадәр җитә. Биегрәкләрен сайларга уйласагыз, 6 метрга кадәр үсә алган “Смарагд” һәм “Коммуна” дигәннәрен алыгыз. Гомумән, туяларның нинди генә формасындагысы һәм төстәгесе очрамый?! Башка ылыслылардан аермалы буларак, туяларны җиңел формалаштырып була.

Әгәр туялардан табигый яшел читән эшләргә уйлыйсыз икән, аларның пирамидаль ябалдашлыларын һәм турыга үсүче йомшак ботаклыларын сайлап алыгыз.


Артыш агачы һәм аның гаиләсе


Соңгы елларда бак­ча­чыларның артыш агачын күпләп утырта башлавы күзәтелә. Дача һәм бакча учас­токларында аның нинди сорттагысын һәм формадагысын гына очратмыйсың?! Утыртканда шуңа игътибар итегез: аның кайбер төрләренең энә­ләре кыш айларында кызара, көннәр җылына башлауга үзенең табигый зөбәрҗәт-яшел төсенә кайта.

Артыш агачларының “Виргинский”, “Чешуйчатый”, “Скальный” дигән сортлары корылыкка бирешмәсә, “Кытай”, “Средний”, “Обыкновенный” дигәннәре дымлы туфракта яхшы үсә.


Агротехник таләпләр


Ничек утыртырга? Тамыр системасы ябык булганда, аларны ел әйләнәсенә, хәтта салкында да утыртырга ярый. Шулай да иң яхшысы — көз көне яисә иртә яз. Салкыннарга кадәр көчәеп, ныгып өлгерергә тиеш.

Наратлар һәм артыш агачларына якты төшкән урын кирәк; туя һәм туевик кояшлы һәм ярымкараңгы җирдә дә үсә ала; ак чыршы һәм чыршы үзләрен караңгырак мәйданда яхшырак хис итә; караңгы урыннарда бирешмәүдә иң көчлесе — тиле нарат.

Мәңге яшел төстәге әлеге культуралар туфракка артык таләпчән түгел. Ләкин ул авыр һәм кызыл балчыклырак икән, утыртканда төбенә дренаж өчен кирпеч сыныклары, яки ташлы ком салып калдырыгыз.

Үсемлекләр арасындагы таләпләрне үтәргә кирәк. Туя, туевик, тиле нарат, артыш агачын — бер-берсеннән 0,5-2 метр ара калдырып, яфраклыларны, чыршы һәм наратны 2-4 метр, ак чыршыны 3-5 метр ара белән утыртырга киңәш ителә.

Грунт составы: кәсле җир, торф, черемә һәм ком микъдары катнашмасы 2:2:2:1 исәбеннән булганда яхшырак. Ак чыршы утыртканда пычкы чүбе дә кушарга кирәк, ә тиле наратка, наратка һәм артыш агачының “Казацкий” сортларына известь (акбур) өстәргә дә тәкъдим ителә. Утыртылган барлык үсентеләрнең тамыр төбенә 200-300 грамм исәбеннән нитрофоска ашламасын салып калдырырга онытмагыз.


Тирәнлек күпме кирәк?


Монысы үсемлек төренә бәйле. Әйтик, нарат, чыршы, ак чыршы, яфраклы агачлар өчен тамыр муентыгының туфрак өсте белән бертигез булуы мөһим. Артыш агач­лары өчен аның түбәндәрәк булуы шарт. Утыртылган үсентеләргә күп итеп су сибәргә, ә тирә-ягына агач кабыгы, йомычканы мүлчәләп сибәргә кирәк.

Авырсалар, нишләргә?


Еш кына ылыслылар җирән төскә керә һәм кибә башлый. Моның сәбәбе ике төрле генә була: агач кояшта “янган” яисә аңа талпан ияләшкән. Кулыгыз белән сыйпап карагыз, әгәр уч төбегездә вак кына кызгылт көрән таплар калса – димәк, талпан сәбәпче.

Алардан котылу өчен “Акарин” яки “Неорон” препаратлары ярдәмгә килер. Аңа бераз “Циркон” кушсагыз, нәтиҗәсе яхшырак булыр. Тәүге икесе корткычларны юкка чыгарса, соңгысы үсентенең иммунитетын күтәреп җибәрәчәк.

Кояштан янудан саклау өчен көзнең соңгы атналарында агачлар өстен махсус япма белән капларга кирәк. Аскы өлеш берникадәр ачык калсын.


Белешмә. Ылыслыларның кәрлә һәм горизонталь сортлары, шулай ук кар астында кышлаган формадагылары беркайчан да кояшта янмый. Кардан арынып, язгы кояш нурлары күбрәк төшә башлаганда “Казацкий” артыш агачы, табигый чыршы һәм аның сортлары, ак чыршы һәм “Западная” туясы да, шулай ук, “эссе кабуга” бирешмиләр.


Салкын җил исү дә агачларны “пешерергә” мөмкин. Шуңа күрә аларны ниндидер корылмалар янында утырту яхшырак булыр.

Кыш җылы килгәндә кар астында калган ылыслыларның бурсып черү (выправание) куркынычы бар. Кар астында калып зыян күргән яшь ботаклар өчен дә бу хәл куркыныч, алар чирли башлый. Язын андый ботакларны саклык белән кисеп алырга һәм яндырырга кирәк. Ә җәрәхәтләнгән үсемлекне “Фундазол”, “Изар” фунгицидлары белән эшкәртергә киңәш ителә.

Иң мөһиме — яфраклылар, бигрәк тә җимеш бирүче агачлар, ылыслылар белән күршелекне һич тә яратмый. Аларның арасы бик ерак булу мотлак.
Читайте нас