+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 ноябрь 2019, 09:50

Айгөл Фазыйлова вафат...

Кайгылы хәбәр... Күпме тырышты, күпме сызланды, күпме улы өчен өзгәләнде, бахыркай...

Кайгылы хәбәр... Күпме тырышты, күпме сызланды, күпме улы өчен өзгәләнде, бахыркай...

Бүген иртән өзелгән... 4нче стадия күкрәк яман шеше белән авыручы 30 яшьлек Айгөл Фазыйлова узган елда 6 яшьлек улы Әмиргә гаилә эзләгән иде. Ул үзенең вафатыннан соң, улы балалар йортына эләгер дип курыкты, сабыйның якын туганнары юк. Айгөл улын 67 яшьлек апасына бирергә теләде. Пенсионер ханымга, әнисе вафатыннан соң, малайны опекунлыкка алырга рөхсәт иттеләр.

Татарстан Президенты исә малайга балалар бакчасы, мәктәп, квартплата һәм хәтта футбол секциясендә дәресләр өчен дә түләргә кушты.

Әмирнең тормышында барысы да яхшы булыр, дип өметләнәбез. "Ул полицейский булырга һәм яхшы кешеләрне начарлардан сакларга тели", — дип сөйләгән була хосписта ялгыз ана.

Авыр туфрагың җиңел, урының Оҗмахта булсын, Айгөлкәй!!!
Читайте нас