«Кичә психолог кушуы буенча аңа улы килде. Алар бергә булдылар, саубуллаштылар. Табиблар һәм хоспис хезмәткәрләре янәшәдә булды, Айгөлнең хәлен җиңеләйтү һәм авыртуын басу өчен барысын да эшләделәр», – ди Казан хосписының матбугат секретаре Наталья Лукина. Бүген Айгөлнең туганнары аны Татарстанның Әлки районына җирләргә алып киткән.
Кечкенә Әмир әнисенең апасы белән яшәячәк. Айгөлдә яман шешнең 4 нче стадиясе иде. Ул ахыргача үз чире белән көрәште. Биш ел эчендә дистәләгән операция, химия һәм нурланыш терапияләре узды, дип яза Матбугат.ру.