+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 ноябрь 2019, 06:45

Өченчегә ДЦП диагнозлы бала тугач, ире ташлап киткән...

Благовещен шәһәрендә бер ана ялгызы ДЦП диагнозлы өч бала тәрбияли.

Благовещен шәһәрендә бер ана ялгызы ДЦП диагнозлы өч бала тәрбияли.
Алар турында билгеле блогер Рөстәм Нәбиев язган. Бу гаиләдә малайларның өчесендә дә шушы авыр чир. Ләкин тормыш туктап калмаган. Гаилә барысы өчен дә үрнәк булырлык, ди Рөстәм.Ул аларга кунакка барган. Аны бигрәк тә иң өлкәне булган Семен көткән. Ул спорт белән шөгыльләнә, урындагы фитнес-клубка йөри. Шул ук вакытта үсмер берни дә ишетми һәм бик начар күрә.
Бу хатынга һәйкәл куярлык, ди Рөстәм. Ул балаларын ялгызы тәрбияли, ике малайда - чирнең бик авыр формасы. Ире, кече улы тугач, ташлап киткән...
Читайте нас