Ирнең фатирында комуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен газын япканнар.
Бу хәл Украинаның Белая Церковь шәһәрендә булган.
Ир аптырап калмаган. Өендә учак ягып ашарга пешерергә булган. Аның күршеләре моны күреп калу белән полиция хезмәткәрләрен чакырткан.
Арытаба ачыклануычна, исерек ирнең моңа кадәр дә фатирда учакта ашарга пешергәне булган. Әмма монысында полиция хезмәткәрләре килүгә ут фатир буенча таралган булган.
Аллаһка шөкер, янгынны вакытында сүндерергә җитешкәннәр һәм беркем дә зыян күрмәгән.