Бу хәл Мәскәүдә бер трамвайда булган.
Бу хәлне андагы пассажирлар видеога төшергән. Язмада күренгәнчә, бер ир янында утырган хатынны тукмый башлый. Ә икенче ир хатынны яклый.
Хатын авыртынуларга түзәлмичә, тезләнгән, арытаба аңын югалткан. Бирегә ашыгыч ярдәм машинасын чакыртканнар.
Табиблар аңлатуынча, хатын йөкле булган. Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, ир-ат бу вакытта исерек булган һәм аңа карата җинаять эше ачылган.