Чиләбедә 54 пенсионер, планнан тыш тикшерүдән соң, ашыгыч рәвештә картлар йортыннан эвакуацияләнгән.
Тикшерүчеләр социаль хезмәт күрсәтү һәм санитар нормаларны бозу очракларын ачыклаган. Алар - начар туклану, бүлмәләрдәге пычрак, тараканнар һәм ачылмаган тәрәзәләр. Хәзер картлар йортында яшәүчеләр вакытлыча шәһәрнең медицина учреждениеләренә урнаштырган. Аларның кайберләренә табиблар ярдәм итә.
Чиләбе өлкәсе Тикшерү комитеты шәхси картлар йортында 54 пенсионерның уңайлыкларсыз шартларда тотылуына карата җинаять эше кузгаткан.
Шулай ук, биредә эшләүчеләрнең медицина белеме һәм медицина ярдәме күрсәтүгә лицензияләре юк. Үлүчеләр саны югары. Хәвефле туклану, персонал гаебе белән травматизмның югары дәрәҗәсе дә моңа тәэсир итми калмаган, әлбәттә. Димәк, хакимиятнең максаты - җиңел юл белән акча алу.