Авыр чирдән вафат булган Айгөл Фазыйлова кичә җир куенына тапшырылды.
Аның бер ахирәте, журналист Гөлгенә Шиһапова шушындый сүзләр язган.
"Ничек кенә авыр булса да, түзә белдең. Җор күңелле идең. Бервакыт өенә килдем. Аны онкологиягә анализлар бирер өчен машинада илтмәкче булам. Айгөл, шалт итеп паригын киеп куйды да, елмаеп чыгып та утырды. Үләм, димәде, яшим дип торды. Әле Әмиргә киемнәр илткәч тә, балаң өчен борчылма, мин бар бит дигән булам. Ә ул, и Гөлгенә апай, әле үземнең үстерәсе килә, ди. Мин аны бик үз итә идем. Хосписка кирәкле әйбере булып чакырса, шундук йөгерәм.
Их, Айгөл! Урының оҗмахта булсын! Миңа бик күп язучылар бар. Әмирне Айгөлнең әнисенең энесе гаиләсе тәрбиягә алачак. Әлегә Әмир Рәхилә апасы белән яшәп тора. Аның декабрьдә опекунлык вакыты чыга. Шуннан соң Әмирне Тәлгать абый гаиләсе тәрбияләячәк. Айгөлгә - оҗмах, Әмиргә исәнлек-саулык телик!
⠀
Кемнәрнең Айгөлнең ашларына үз өлешен кертәсе яки улы Әмирне сөендерәсе килә, миңа языгыз! Мин тапшырырмын!" ди Гөлгенә Шиһапова.[@gulgenashigapova]