Ике кешене алдап, бер ир 12 миллион сум акча эшләгән.
Бу хәл Белгород өлкәсендә булган. Хокук сакчыларына ярдәм сорап 32 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул торак мәйданы сатып алганда алдашу корбаны булуын әйткән. Әлеге вакытта хокук саклау органнары 56 яшьлек ирне тоткарлаган.
Тикшерү версиясе буенча, ул үз фатирын бер кешегә саткан, ә аннары янә сатып алучы тапкан. Алар икесе дә, берни белмичә, ир-атка 6шар миллион сум акча биргән. Акчаны алгач, ул элемтәгә чыкмаган.
Хәзер аңа ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.