+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 ноябрь 2019, 09:45

Эт яшь баланы коткарган

Әти-әнисеннән курыккан үсмер үзе тудырган сабыйдан арынырга уйлаган.

Таиландта Пинг Понг кушаматлы гарип эт күмеп куелган яңа туган баланы коткарган.
15 яшьлек үсмер, әти-әнисеннән куркып, яңа туган баласын өстән-өстән генә җирләп куйган. Моны сизгән күрше эте, туктаусыз өреп, бала күмелгән урынны бер тәпие белән казый башлаган (бичараның икенче тәпие машинага тапталгач, хәрәкәтсез калган). Эт хуҗасы исән баланы казып алып, тиз арада табиблар кулына тапшырган. Ул сәламәт икән. Аны хәзер үсмернең әти-әнисе тәрбияли.
Пинг Понгның хуҗасы Бан Нонг Кхам юл авариясеннән соң тугры дусын дәвалаган, савыктырган: “Ул минем алыштыргысыз ярдәмчем, сыерлар көтәргә ярдәм итә, аны бөтен авыл ярата”, - дип горурлана эте белән.


Читайте нас