Барысын да тукталыштагы биш кеше хәл итәчәк.
Киләсе елда илдә автомат рәвештә автобуслар чакырта ала торган “акыллы” тукталышлар барлыкка киләчәк. Әлегә ул сынау буларак кертелә, ә 2021 елда ил буенча эшл башлаячак. Бу хакта “Глонасс” коммерциягә карамагында булмаган партнерлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белгечләр әйтүенчә, аның сервис макеты эшләнгән. Тукталышта биш кешедән артып китсә, эшләнмә автомат автобусны маршрутка чыгарачак.
Сервис эше болайрак күзаллана: автобус чакыру өчен махсус төймәгә басарга кирәк, шуннан соң система видеодетектор ярдәмендә тукталыштагы пассажирларның санын тикшерә һәм биш кешедән артса, автобус маршрутка чыга.
Бу проектны башта - Самара, Волгоград һәм Курск өлкәләрендә, соңрак Мәскәү, Тамбов һәм Томск өлкәләрендә сынап караячаклар.
Яңа сервис пенсионерлар өчен ташламалы хаклар белән автобус чакырта алачак.