+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 ноябрь 2019, 14:00

Спидометр 130ны күрсәтә…

Күпбалалы әни үсмер улын руль артына утырткан һәм видеога төшергән.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче күпбалалы әни тугыз яшьлек улын руль артына утырткан. Бала тизлекне сәгатенә 130 чакрымга кадәр житкерә. Хатын улының машина белән идарә итүен видеога төшереп барган һәм социаль челтәрләргә куйган.
Язмада балигъ булмаган малайның гомум файдаланудагы юлда автомобиль белән ничек идарә итүе, машинаның югары тизлек белән хәрәкәт итүе күренеп тора. Объективка транспорт чарасының спидометры да эләккән.
Әлбәттә, видео бик күп комментарийлар җыйган. 9 яшьлек улына рульне ышанып тапшырган хатын шелтәләүчеләргә: “Мин үзем теләгәнчә яшим, бернигә дә үкенмим — бөтен нәрсәгә тыныч карыйм", - дип язган.
Күпсанлы кисәтүләргә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен исенә төшерергә өндәүләргә җавап итеп, ул: "Мин сезнең комментарийларга мохтаҗ түгел", дип җавап биргән.
Хатынның мәгълүмат чараларына “эләгүе” беренчегә генә түгел икән инде. Ул күкрәк баласын тоткан килеш машина белән идарә итүе турындагы роликны да социаль челтәрләргә куйган булган.
Фото:социаль челтәрләрдән.
Читайте нас