+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 ноябрь 2019, 12:10

Ике балыкчы боз астына киткән

Аянычлы хәл Уфа районында булган.

Уфа районының Миловка карьерында балык тотарга килгән 54 һәм 64 яшьлек ике ир17 ноябрьдә боз астына киткән, дип хәбәр итә "Башкинформ". МЧС коткаручылары килеп аларның үле гәүдәләрен чыгарган.

"Ел саен юка боз һәлакәткә китерә.
Гадәттә, балалар һәм балыкчылар саксызлык аркасында вафат була. Гомерегезне куркыныч астына куймагыз, боз әле ифрат юка.
Боз калынлыгы 7 сантиметрга җитмәсә, аннан йөрү тыела. Бозны тишеп, балык тотканда исә, аның калынлыгы 10 сантиметрдан да ким булырга тиеш түгел,” - дип кисәтә МЧСның Башкортстан буенча дәүләт идарәсе.
Читайте нас