Стәрлетамакта бер гаражда ике үсмернең мәете табылган иде.
Алар искә агуланып үлгән, дип билгеләнде.
Үсмерләрнең шәхесләре ачыкланган. Алар имин гаиләдә туып-үскән, якыннары бу хәлне берничек аңлата алмый. Һәлак булган үсмернең берсенең социаль челтәрләрдәге битендә әнисе:
“Минем улым Яромил үлде, аның рухын рәнҗетмәвегезне үтенәм. Ул - дөньядагы иң изге кеше. Авыр туфрагың җиңел булсын...” - дип язган.
Әлеге фаҗига уңаеннан җинаять эше кузгатылган.