Башкортстанда югалган 37 яшьлек Илгизәр Минәҗевны инде ике ай эзлиләр.
Илгизәр Чакмагыш районының Юмаш авылында балалар бакчасы төзелешендә эшли, түбә ябучы була. Эшләрне 18 сентябрьдә төгәлләп, тапшырырга җыеналар. Объектны тапшырыр алдыннан Илгизәр һәм аның хезмәттәшләре табын кора. Шул чакта Илгизәр эзсез юкка чыга. Танышлары сүзләренчә, хезмәт хакы алырга бер көн кала, Илгизәр эш коралларын алып югала.
"Әни белми, ул тәрәзәдән күзен алмый көтә", - дип сөйли Илгизәрнең туганы Лилия.
Лилия сүзләренчә, Илгизәр беркайчан да анасын ташлап китмәс иде. Туганнары аның югалуы турында полициягә гариза язган. Алар фикеренчә, хокук сакчылары Илгизәрне яхшылап эзләми. Алар шалтыратуга да җавап бирми, ди Лилия.
Туганнары Илгизәрне үзләре эзләргә тырыша, битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый. Өйдә Илгизәрне нәни кызы да көтә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Илгизәргә охшаган кешене октябрь азагында Татарстанның Тукай районында очратканнар.
Илгизәрнең буе 150 см, чандыр гәүдәле, чәчләре кара, күзләре коңгырт. Куе-зәңгәр төстәге куртка һәм джинс чалбар кигән була.
Бу кеше турында мәгълүматы булганнарга шалтырату өчен номерлар: 7 987 475-38-04 (Айгөл), 7 965 941-56-55 (Зөләйха).