Күгәрчен районының Морак авылында өч айлык нарасыйның гәүдәсе табылган.
Аның тәнендә күзгә күренерлек җәрәхәтләр юк. Баланың ата-анасы нәниләренең тын алмавын аңлагач та табибларны чакырта. Сабый тулы гаиләдә үскән, аның апасы һәм абыйсы бар.
Үлеменең сәбәбен ачыклау максатында суд-медицина экспертизасы үткәрелә.