Стәрлетамакта яшәүче 73 яшьлек әби хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Аның 380 мең сум акчасын урлаганнар.Билгеле булуынча, аңа урамда ике хатын килә. Алар әбидә сихер барлыган әйтә һәм аннан котылу өчен акча белән ритуал үткәрергә кирәклеген белдерә. Әби, бөтен акчасын алып, бу хатыннарга тапшыра. Җинаятьчеләр акчаны яулыкка төрә һәм ниндидер ритуаллар үткәрә. Шуннан соң төргәкне алар әбигә кайтара, ә үзләре бу урыннан тизрәк китә.
Әби яулыкны ачып карый, анда киселгән гәзитләр була. Әлеге вакытта хокук сакчылары әбине алдаган хатыннарны эзли.