+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 ноябрь 2019, 08:35

Җаһил үзен-үзе үтерергә ниятләгән

Аспирант Анастасия Ещенконы үтергән Санкт-Петербург дәүләт университеты доценты Олег Соколов тикшерү эксперименты вакытында үзенә кул салырга уйлаган.

Аспирант Анастасия Ещенконы үтергән Санкт-Петербург дәүләт университеты доценты Олег Соколов тикшерү эксперименты вакытында үзенә кул салырга уйлаган.

Аның барышында хокук сакчылары беразга гына кул богавын салдырып тора. Шушы вакыттан файдаланып, Соколов өстәлдәге пычакны эләктерә.
Оперативниклар тиз генә пычакны тартып алган. Ул аны үзенә кадарга уйлаганмы, яисә хокук сакчыларын җәрәхәтләргә ниятләгәнме, билгесез.

Үзенә Соколов теләсә дә кадый алмас иде, чөнки экспертиментка чыгар алдыннан күпне күргән хокук сакчылары аңа шлем һәм бронежилет кидерәләр.
Читайте нас